Атмосфера фронты Татарстанга нинди  һава торышы алып килә?
Яшәеш

Атмосфера фронты Татарстанга нинди һава торышы алып килә?

Бүген, 16 апрельдә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы, аерым районнарда яңгыр һәм яшен вәгъдә итә.

Җил 7-12 м/с тизлек белән көньяк-көнбатыштан исә, урыны белән 15-20 м/с кадәр җил булырга мөмкин.Төнлә һава температурасы +3тән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары  +12 - +14 градус күрсәтәчәк;

17 апрель, төнлә һәм көннең беренче яртысында яңгыр көтелми. Көннең икенче яртысында һәм кичен яңгыр атмосфера фронты якынлаша. Төнлә һава температурасы +1 - +6 градус, ә көндез җылыта +16 - +21градус;

 18 апрельдә яңгыр дәвам итәчәк. Төнлә синоптиклар +8дән +13 градуска кадәр вәгъдә итә. Көндез термометр баганалары +18 - +23 градусны күрсәтә;

Алдан фаразланганча, 19 апрельдә явым-төшем көтелми;

20 апрельдә урыны белән бераз яңгыр ява. Температура фоны +20 - +25 градус. Бу көннәрдә температура рекорды күзәтелергә мөмкин.


Нет комментариев