Әтисе белән әнисе фотога төшеп йөргән чакта, коляска белән бала елгага төшеп киткән
Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды.
Зөя шәһәрчегендә коляскасы белән бергә елгага төшеп киткән баланы шаһитлар коткарган.
Коляска суга төшеп киткәнен күргәч, якындагы ир-атлар ярдәмгә ташланган. Алар куркуга калган баланы судан алып чыккан.
Хәзер Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе баланы коткарган ир-атны эзли. Хәбәр итү өчен телефоннар: (843) 292 71 63 – эш вакытында, яки (843) 288 46 46 – тәүлек әйләнәсе.
Соңрак ачыкланганча, Мәскәүдән килгән ир белән хатынның коляскадагы баласы ялгыш суга төшеп китә. Бу вакытта әти белән әни фотога төшә, колясканы караучысыз калдыралар.
Сабыйны автобус йөртүчесе, музей сакчысы, билгесез ир-ат һәм баланың атасы коткара, диелә хәбәрдә.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев