Әти кеше 2 яшьлек баласын ут капкан машинада калдырган
***
Фото: ясалма интеллект
Американың Огайо штатында яшәүче ир-атка 2 яшьлек кызының үлеме өчен 22 елдан 31 елга кадәр төрмәдә утырырга туры киләчәк. Бала әтисенең машинасында тереләй янып үлгән.
Лиллианна Стеменның мәетен 2024 елның 24 сентябрендә тулысынча ут камап алган машина эченнән табалар. Аның йөртүчесе 34 яшьлек Николас Стемен янган машина янында басып торган, исерек булган һәм полиция хезмәткәрләрен «машина эчендә беркем дә юк» дип ышандырган.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, салонда кыз бала мәете таба. Полицейскийлар аның тән тиресе калдыклары һәм кан эзләре буенча шәхесен ачыклый. Соңрак Стемен 10 төрле алкоголь эчемлек эчүен һәм машинага ут кабар алдыннан аңын югалтуын сөйли.
Суд мәгълүматлары буенча, ир-ат «Ут төртү», «Алдан уйлап эшләнмәгән үтерү» һәм «Бала тормышына куркыныч тудыру» пунктлары буенча гаебен таныган.
Суд, һәр 3 пункт буенча сроклар эзлекле рәвештә үтәләчәк, дигән карар чыгарган. Шулай итеп, Стемен төрмәдә 22 елдан 31 елга кадәр утырачак.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев