Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ар-Рәхим» мәчете манарасының гөмбәзе егылып төшкән

***

Уфада төзелә торган «Ар-Рәхим» мәчете манарасының гөмбәзе егылып төшкән

Бу хакта телеграмма-каналда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Вакыйга турында мәгълүмат ведомствога килгәннән соң, урынга Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча ГУ оператив төркеме чыга. Алар бинаның бөтенлеге бозылмавын, зыян күрүчеләр юклыгын ачыклаган. 
 
Шул ук вакытта, синоптиклар мәгълүматларына караганда, Уфада җил тизлеге 18 м/с җиткән. 
 
Мәчет төзелеше 16 ел элек, 2007 елда башланган. Ул 1,5 меңнән артык кеше сыйдырышлы Европаның һәм Россиянең иң эре мәчетләренең берсе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев