Апас районында коточкыч фаҗига
Ашлык саклау хезмәткәренә кирпеч дивар җимерелгән, хатын-кыз вафат
Апас районы Тутай авылында зур фаҗига. Тикшерү версиясе буенча, 44 яшьлек хатын-кыз ашлык саклау урынын җыештырып йөргән. Шул чакта орлык авырлыгыннан ишелгән кирпеч стена аның өстенә төшкән. Нәтиҗәдә, алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлгән.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак-фото: интернет челтәрләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев