Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Аның пейзажлары һәм этюдлары җанлы: аларда һава да сулый, дулкыннар да хәрәкәт итә

Соңгы елларда миңа Яшел Үзән шәһәрендә берничә тапкыр булырга туры килде. Шәһәр зур булмаса да, ул яшеллеге, матурлыгы һәм иҗади рухы белән җәлеп итә. Монда кызыклы, талантлы кешеләр яши.

Автор фотосы

Шушы сәфәрләрнең берсендә мин рәссам-скульптор Эдгар Филиппов күргәзмәсендә булып, диңгез һәм табигать күренешләрен сурәтләүче рәссаммаринист Илгиз Исхаков белән таныштым.

Илгиз Мансур улы табигатьне – елга буйларын, диңгез киңлекләрен, дулкыннар хәрәкәтен аеруча яратып ясый. Соңгы 4-5 елда ул фикердәш рәссамнар белән бергә даими рәвештә пленерларга чыга. Алар бармаган шәһәр, район, авыл сирәктер, мөгаен.

Һава торышы аның өчен киртә түгел: буранмы, яңгырмы, җәйге эссеме, көзге пычракмы, хәтта 30 градус салкын булса да – Илгиз юлда, табигать кочагында. Этюднигы да, үзе дә һәрчак эштә. Табигатьнең иң матур мизгелләрен ул күз ачып йомганчы кәгазьгә төшерә кебек.

Аның пейзажлары һәм этюдлары җанлы: аларда һава да сулый, дулкыннар да хәрәкәт итә. Бу әсәрләрдә яшәү яме, киңлек һәм ирек хисе сизелә

Илгиз Исхаков республика, Бөтенроссия һәм Халыкара пленерларда актив катнаша. Аның иҗаты Казахстанда, Кырымда, Уралда, Санкт-Петербургта, Кировта, Чебоксар шәһәрендә, Мәскәүдә, Троицкта яхшы таныш.

1992-1994 елларда ул хәрби хезмәтен дәүләт чикләрен саклаучы «Менжинский» кораблендә диңгезче булып үтә. Диңгезгә мәхәббәт нәкъ менә шунда туа да инде. Армия елларын рәссам бүген дә җылы хатирәләр белән искә ала.

Илгиз Исхаков 1974 елда Буа районының Янтуган авылында туган. Рәссамлык һөнәрен ул сәнгать училищесында һәм И.Я.Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт университетының сынлы сәнгать факультетында үзләштергән. Ул Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, шулай ук фотохудожникларның «Диңгезчеләр Арт Клубы» берләшмәсенә керә. Рәссам Республика, Бөтенроссия һәм Халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша, шәхси очрашулар да оештыра.

Аеруча истәлекле күргәзмәләрнең берсе исән вакытта әнисе Алсу Кыям кызына багышлана. «Бөтенесе өчен сиңа рәхмәт әйтәм, әнием» дип аталган әлеге күргәзмәдә кунаклар рәссамның әнисенә улы турында бик күп җылы сүзләр әйтә. Бу көн аның өчен чын күңел бәйрәменә әверелә.

Илгиз Исхаковның әсәрләре Россия ФСБ Үзәк музеенда, Казанның Милли-мәдәни үзәгендә, Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда, Кырымда, Санкт-Петербургта, шулай ук Буа, Чистай, Бөгелмә шәһәрләре музейларында саклана. Рәссамның эшләре Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә дә бар.

Аның диңгез, су, дулкыннар һәм корабльләр сурәтләнгән әсәрләрен караганда, мин үземне бөек Айвазовский иҗаты белән очрашкан кебек хис итәм.

Алга таба да Илгиз Исхаковка армый-талмый иҗат итәргә, яңа үрләр яуларга насыйп булсын иде.

Зөлфәт Хәйруллин, рәссам, шаржлар остасы,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

Татарстан рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев