Ярлылык җанымны корытачак
Байлык белән Ярлылык бер кеше янына килгән дә сорыйлар икән: – Безнең кайсыбыз матуррак?
Байлык һәм Ярлылык
Байлык белән Ярлылык бер кеше янына килгән дә сорыйлар икән:
– Безнең кайсыбыз матуррак?
Теге кеше куркып калган: «Ярлылык матуррак, дисәм, Байлык үпкәләячәк һәм китеп барачак, ә Байлык матур, дисәм, Ярлылык үпкәләячәк һәм җанымны корытачак». Бераз уйланып торган да:
– Менә болай бер урында басып торганда, тәгаен карарга килә алмыйм. Тегендә-монда йөргәләгез әле, – дип әйткән.
Байлык белән Ярлылык йөри башлаган. Кеше боларга карап торган да:
– Син, Ярлылык, тегендә китеп барганда, артыңнан бик матур. Ә син, Байлык, монда таба килгәндә, алдыңнан бик чибәрсең, – дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев