Анталья аэропортында унитазга ташлап калдырылган баланың язмышы ничек булган?
Былтыр 13 октябрьдә бөтен дөньяны ана кешенең үз баласына карата кылынган вәхшилеге тетрәндәрде - 18 яшьлек россияле Екатерина Бурзнакина Төркия аэропорты бәдрәфендә бала табып, аны унитазга ташлап чыккан иде. Ана кешене Төркиядә кулга алдылар һәм 15 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ә бала белән ни булып бетте соң?
Нәни кызга Төркия табиблары Николь дип исем куша. Берничә айдан кыз туган иленә кайтарыла. Мәскәүдә кечкенә Николь, ниһаять, әти-әниле була. Бу вакыйга турында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев сөйләде.
«Никольгә мөмкин кадәр тизрәк туган иленә кайтырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт — Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, Бала хокуклары буенча Президент каршындагы вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова һәм барлык профильле ведомстволарга. Төрек ягы белән сөйләшүләр барган арада Николь башта хастаханәдә, аннары төрек балалар йортында булды. Хәзер бала яңа гаиләсе белән Павловский Посад шәһәрендә яши башлый», – диде Воробьев.
Никольне тәрбиягә алган Макаровлар гаиләсендә ул берүзе түгел – аларның тәрбиягә алган балалары бар инде.
«Мин ышанам, Никольнең язмышында хәзер барысы да яхшы булыр!» — дип нәтиҗә ясады Воробьев.
Фото: https://t.me/vorobiev_live
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев