Яшәеш

Аналары өч баласын балта белән чабып үтергән

***

Красноярск краеның Канск шәһәрендә 3 баласын балта белән чабып үтергән хатын-кыз җинаять кылган вакытта үз-үзен белештерми торган хәлдә булган. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

14 апрельдә Канск шәһәрендәге шәхси йортларның берсендә балта белән чабылган 3 бала мәете табылган. Бу – 4 яшьлек кыз һәм 7 айлык һәм 8 яшьлек ике малай бала булган.

Балаларның әнисен, үтерүдә шикләнү сәбәпле, кулга алганнар. Хатын-кызга карата җинаять эше ачылган.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызның хроник психик тайпылышлары булуы ачыкланган.

Җинаять турындагы эш материаллары судка юлланган. Анда хатын-кызны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моңарчы суд хатынны сак астында калдырган булган, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев