Җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар саны кими
Яшәеш

Җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар саны кими

Хөрмәтле пассажирлар!

Шәһәребез һәм районыбыз җәмәгать транспортыннан һәр көн күп санлы кеше файдалана. Кызганычка каршы, кайвакыт автобус йөртүчеләр/кондукторлар һәм пассажирлар арасында конфликтлар килеп чыга.

Россиянең күп шәһәрләрендә (Татарстанда да) бер күңелсез тенденцияне билгеләп үтәсебез килә: ел саен җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар саны кими. Хезмәткәрләр эшнең тынычрак өлкәләренә китә. Нәтиҗәдә, иҗтимагый транспорт эше бик нык интегә, ә кайбер шәһәрләрдә ул бөтенләй «паралич хәлендә».

Без пассажирлардан, нинди дә булса гамәлләр кылыр алдыннан, үз-үзләренә түбәндәге сорауны бирүләрен сорыйбыз:

«Мин йөртүчесе/кондукторы нервалары какшау сәбәпле эштән киткән, ә аны алыштырыр кеше булмаган тагын бер автобустан колак кагарга әзерме?»


Нет комментариев