Яшәеш

Алты яшьлек бала канализация чокырында һәлак булучыларны тапкан

***

Кичә Мамадыш шәһәрендә канализация чокырында 3 ир-ат һәлак булган. Икесе туганнар, өченчесе - күршеләре. Аларның үле гәүдәләренә – алты яшьлек малай тап була һәм узып баручыларны чакыра. 

Беренчел фараз буенча, ир-атлар монда газ белән агуланган булырга мөмкин. Кичә өйдә юынтык су торбасы тыгылган була, ирләр аны чистартырга җыенган. Тикшерү комитеты – җинаять эше кузгатты. Фаҗига урыныннан – безнең репортаж.

ТНВ


 

Фото: видеодан скрин


Нет комментариев