Әлмәт районында БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә
Район администрациясе хәбәр итүенчә, урында барлык кирәкле көчләр һәм ашыгыч хезмәтләрнең чаралары җәлеп ителгән.
«Басым ясап әйтәбез: халыкка куркыныч янамый. Хәл контрольдә», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук хакимият БПЛА очкан вакытта, һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) системалары эшчәнлеген, аларны куллану нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп, аларны социаль челтәрләрдә бастыру катгый тыелганлыгы турында искә төшерде.
Элегрәк ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, иртән Әлмәт районының сәнәгать зоналарының берсендә дошманның БПЛАсы юк ителгәннән соң янгын чыккан.
Алдан билгеле булганча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Район халкы өчен дә куркыныч янамый.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев