«Аленушка» 9нчы балалар бакчасы нәниләре ГТО нормалары тапшырды
***
"Аленушка" 9нчы балалар бакчасы нәниләре тәрбиячеләреннән калышмаска булдылар һәм үзләре дә ГТО нормативларын үтәүгә керештеләр. Балаларга тупны ыргыту, йөгерүе, озынлыкка сикерү кебек биремнәр бик ошады.
Бу активлык балаларга физик яктан ныгырга, координацияне, реакцияне һәм команда рухын яхшыртуга ярдәм итә. Алар рәхәтләнеп бер-берсе белән ярыштылар, иптәшләренә теләктәшлек күрсәттеләр һәм ирешелгән нәтиҗәләрдән шатлыклары белән уртаклаштылар.
- Мондый чараларны үткәргәндә тәрбиячеләр балаларның сәламәтлеген ныгыта, спорт белән шөгыльләнүнең һәм актив яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген күрсәтә. Бәлки, бу балалар бакчасында сабыйлар физик активлык көнен түземсезлек белән көтеп ала башлар әле! – дип сөйли Зеленодольск районы ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев