Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Алексей Песошин татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Космонавтика көне белән котлады.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Ул бу бәйрәм кешенең батырлыгын, фәнни фикер көчен һәм галәмне үзләштерүгә омтылышны символлаштыруын билгеләп үтте. Песошин 1961 елның 12 апреленең дөнья тарихында мөһим дата булуын искәртте: Юрий Гагарин очышы совет фәне һәм инженериясенең триумфы булды, кешелеккә йолдызларга юл ачты һәм илнең потенциалын күрсәтте.

«Татарстан Республикасы илнең космонавтика үсешенә зур өлеш кертте. Бүген дә республиканың предприятиеләре, инженерлары һәм галимнәре космосны беренче булып үзләштерүчеләр эшен лаеклы дәвам итеп, космос өлкәсендә кулланылыш табучы инновацион технологияләр эшли», – дип билгеләде Песошин.

Ул Космонавтика көне – узган казанышларны искә алу өчен генә түгел, ә киләчәккә күз салу мөмкинлеге дә булуын өстәде.

«Яңа офыкларга омтылыш, фикер батырлыгы һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади караш һәрвакыт республика халкының аерым сыйфатлары булып калсын. Барлык Татарстан халкына сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне яулауда яңа биеклекләр телим», – дип йомгаклады Татарстан Премьер-министры.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев