Әйшә мәктәбе татарча диктант яза
2024нче елның 08 - 10нчы ноябрь көннәрендә Бөтендөнья «Татарча диктант яз» дигән акция үткәрелә.
Бу чарада 20 ил һәм Рәсәй Федерациясенә караган 60 регион катнаша.
Әйшә урта мәктәбе дә бу акциядән читтә калмады, зур активлык күрсәтте. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларыннан тыш, мәктәбебезнең 5нче сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр белем алучы укучылар катнашты.
Һәрбер катнашучы сертификатка ия булачак.
Укучыларга алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз!
Эльвира Бачкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев