Әлеге акция әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын тагын да популярлаштыру максаты белән үткәрелә.
Шәһәребезнең 5нче гимназиясе әлеге акциядә менә инде 9нчы ел рәттән катнаша. 2нче ел гимназия белән берлектә Курган өлкәсенең Юлдус мәктәбе мөгаллимнәре, укучылары һәм әти-әниләре татарча диктантта үзләренең көчләрен сыный. Быел гимназиядә акциядә катнашучылар саны 602 кешегә җиткән.
«Татарча диктант» турында тулырак 15 ноябрь көнне дөнья күрәчәк газетабызның Рәзилә Хәйретдинова язмасында укыгыз.
Нет комментариев