52нче балалар бакчасы тәрбиячеләре ГТО нормативларын тапшырды
Яшәеш

52нче балалар бакчасы тәрбиячеләре ГТО нормативларын тапшырды

МБОУ 52нче «Мир детства» балалар бакчасында күңелле спорт бәйрәме — ГТО көне узды.

Тәрбиячеләр күтәренке кәеф белән “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормативларын тапшырдылар. Бу чара физик әзерлекне тикшерү, җәйге ял алдыннан көч-куәт һәм уңай эмоцияләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Мондый спорт чаралары сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә балалар өчен дә матур үрнәк булып тора. Олыларның актив тормыш рәвеше алып баруы нәниләрне дә спортка һәм сәламәт яшәүгә рухландыра.

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев