46 яшьлек хатын-кыз үтерүдә гаепләнә
Яшәеш

46 яшьлек хатын-кыз үтерүдә гаепләнә

Суд аны РФ Җинаять кодексы 105 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепле дип таныды.

Фаҗига 6 май иртәсендә Волжскта була. Хатын-кыз, танышында кунакта булганда, хуҗа белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Алар ачуланыша һәм гаепләнүче ир-атның күкрәгенә, корсагына пычак белән өч тапкыр кадый. Зыян күрүче вакыйга урынында вафат була.

Суд хатын-кызга кырыс режимлы колониядә 7 ел 3 ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының Марий Эл буенча Тикшерү идарәсендә.

Фото СУ СК РФ по Марий Эл


Нет комментариев