4 органсыз да яшәп була икән
Нинди органнар алар?
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Үт куыгы. Аны алып атканнан соң, үт суы турыдан-туры эчәклеккә эләгә. Башта ашкайнату белән кыенлыклар булырга мөмкин, бигрәк тә майлы ризыклардан соң.
Талак. Аның функцияләрен бавыр, сөяк мие һәм лимфа үзенә ала. Авыр инфекцияләр куркынычы аркасында вакцинация кирәк һәм кайвакытта антибиотиклар профилактикасы таләп ителә.
Ашказаны. Резекциядән соң ризык эчәклеккә эләгә, ә аны эшкәртүне ашказаны асты бизе белән бавыр компенсацияли.
Калкансыман биз. Аны алып атканнан соң гармоннар эшләп чыгу туктала һәм гомер буе аларны алмаштыручы тироксинлы терапия кирәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев