4 көн эчендә Татарстанда газ белән тәэмин итүдә 11 авария теркәлгән
Татарстанда дүрт көн эчендә газ белән тәэмин итү белән бәйле 11 авария хәле теркәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.
Аларның күпчелеге Казанда ачыкланган – 7 очрак. Тагын ике очрак Әлмәт районында, берәр очрак Норлат һәм Түбән Кама районнарында теркәлгән.
«Ашыгыч рәвештә газны сүндерүнең төп сәбәбе – газ саркып тору. Алты очракта нәкъ менә шул сәбәп булган. Мәсәлән, Әлмәттә Гәфиятуллин урамы, 2нче йортта, унынчы подъездда газ белән тәэмин итүне вакытлыча туктатырга туры килгән», – диелә хәбәрдә.
Казанда газ белән тәэмин итү башка сәбәпләр аркасында да туктатылган. Мәсәлән, Гагарин урамы, 14нче йортта профилактика эшләре үткәрү сәбәпле газ сүндерелгән. Ә Поперечно-Базарная урамы, 72нче йортта бер фатир хуҗасының гаебе аркасында 15 фатир кешесе газсыз калган. Ул рөхсәтсез рәвештә газ су җылыткычы (газовый водонагреватель) куйган, нәтиҗәдә газүткәргеч су белән тулган.
Моннан тыш, Норлатның Кәриев урамы, 42нче йортта төтен чыгару торбаларының урнашуын бозу аркасында бөтен йортта газ белән тәэмин итү туктатылган.
Әлеге фактлар буенча Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев