31 октябрь көнне Татарстанда һава торышы начарлана
Юеш кар һәм яңгыр, шулай ук 21 м/ска кадәр көчле җил булачак.
Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Юлларда буран вакытында куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелырга кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына туры килергә тиеш.
Җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементларга ия булырга һәм аларны шоферлар күрергә тиеш.
❗❗❗Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев