***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бүген аязучан-болытлы һава торышы булачак. Кайбер урыннарда көчле кар явачак. Аерым районнарда бозлавык, төнлә һәм иртән томан, көндез буран булачак. Көньяк, көньяк-көнбатыштан җил 5-10, көндез кайбер урыннарда көчәеп 13 м/с тизлектә исәчәк. Һаваның минималь температурасы төнлә -5..-10˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..-5˚. Юлларда бозлавык, кар боткасы.
Нет комментариев