3 янгын очрагы теркәлгән.
Яшел Үзәннең Тынычлык урамында, билгесез сәбәпләр аркасында, төзелеш чүп-чарына ут капкан. Янгын сүндерүчеләр учакны тиз арада сүндергән.
Васильевоның Совхоз урамында, шулай ук, төзелеш чүп-чары яна башлаган. Утка таралырга ирек куелмаган.
Шушы ук бистәнең Космонавтлар урамындагы йорт участогында печәнгә ут капкан. Бу янгынны сүндерергә дә коткаручылар килгән.
Нет комментариев