Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

25 апрельдән табигатьтә ут ягу һәм шашлык пешерү тыелачак

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

Бу чара коры үлән һәм чүп-чар яндыруны булдырмау, шулай ук табигый янгыннар куркынычын киметү максатыннан күрелә. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков хәбәр итте.

Режим гамәлдә булган вакытта республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру да тыелган. Шулай ук урман белән чиктәш торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм балалар лагерьларында ачык утта ашамлык пешерү дә тыела. Бу чикләү кафе һәм рестораннарга кагылмый.

Урман массивларыннан еракта урнашкан йорт яны участокларында шашлыкны бары тик мангалда гына пешерергә мөмкин. Бу очракта иң якын биналарга кадәрге ераклык биш метрдан ким булмаска тиеш.

Хәлне күзәтү өчен янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, җирле хакимият вәкилләре һәм иреклеләрдән эшче төркем төзеләчәк. Алар урман-парк һәм яр буе зоналарында патрульлек итәчәк. 

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев