23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хөрмәтле ир-атларыбыз арасында җәһәт сораштыру үткәрдек
Түбәндәге сорауларга җавапларны сезгә тәкъдим итәбез.
1. 23 февраль сезнең өчен нинди көн?
2. Бу бәйрәмдә якыннарыгыздан нинди бүләк көтәсез? Эчке кием һәм носкидан туйгансыздыр?
3. Балаларыгызны үз илен яратучы, чын патриот итеп тәрбияләүдә нинди алымнар кулланасыз яки кулланыр идегез?
4. Гадәттә бу көнне кайда, ничек уздырасыз?
5. Хәрби хезмәттә булмаган егетләр өчен бу көн бәйрәм дип саналамы, ничек уйлыйсыз?
6. Ир-ат булып туганыгызга үкенмисезме? Эх, нигә хатын-кыз булып тумаганмын икән, дигән вакытларыгыз булдымы?
7. Нинди хатын-кыз эшен җенегез сөйми?
ИЛНАР ХАНТИМЕРОВ, РАЙОН СОВЕТЫ АППАРАТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ:

1. 23 февраль – ул илне, туганнарын һәм якыннарын саклаучы чын ир-атлар көне.
2. Бу көнне үзләре язып җибәргән хәбәр һәм якын кешеләрнең шалтыратып котлаулары күңелгә рәхәтлек хисе бирәчәк. Носки бүләк итсәләр дә каршы түгелмен.
3. Мин аның белән патриотик темаларга багышланган фильмнар карарга һәм бу тематикага багышланган чараларга йөрер идем.
4. Әгәр җаем чыкса, әти-әнием янына кайтыр идем, ә болай өйдә минем өчен якын кешеләрем арасында уздырам.
5. Әйе, чөнки һәр ир-ат илен һәм үз гаиләсен саклаучы дип санала.
6. Юк, андый уйның башка килгәне булмады.
7. Идән юасын яратмыйм.
ЛЕНАР САДРИЕВ, НОРЛАТ ТКХ ҖИТӘКЧЕСЕ:

1.Бәйрәм һәм искә алу көне.
2.Бүләк итәргә кешең булса, үзе бәхет. Бүләкнең зурысы, кечесе юк, иң мөһиме – игътибар.
3.Үз халкыңның һәм илеңнең тарихын өйрәтү кирәк. Тарихны белмичә, патриот булу мөмкин түгел.
4. Әллә ни зурлап бәйрәм итмибез үзе.
5. Әлбәттә, санала, чөнки хәрби хезмәттә булу әле бернәрсә дә бирми, бүгенге көн дә без бу әйберне күрдек.
6. Аллаһ безне ир яки хатын-кыз итеп тудырган икән, димәк андый уйлар башка килергә дә тиеш түгел.
7. Кер үтүкләү.
ИЛДАР СӘЛАХИЕВ, МУЛЛА ИЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ:

1. Россиянең ике союздашы бар – армиясе һәм флоты (Алексадр lll) дип җавап бирәсе килә. Зур бәйрәм көне!
2. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Дөресен әйткәндә бернәрсә дә өмет итмим. Кызым, улым котлагач, чыннан да күңел була.
3 .Үземне илемнең патриоты дип саныйм. Иң дөресе – үз үрнәгеңдә тәрбияләү, тел белән генә сөйләү түгел, гамәлләр белән исбатлау.
4. Әлбәттә, өйдә, гаиләм янында.
5. Һәр ир кеше – ул потенциал солдат, ватанны саклаучы. Шулай булгач, алар өчен дә бәйрәм дип саныйм.
6. Бу нинди сорау инде тагы?!
7. Яратмаган эшем, гомумән, юк. Кирәк булганда хатыныма бик рәхәтләнеп булышам.
ИЛНУР ГЫЙБАДУЛЛИН, ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ КӨРӘШ ТҮГӘРӘГЕ АЛЫП БАРА, 4 БАЛА ӘТИСЕ:

1. 23 февраль минем өчен армия сафларында хезмәт итүчеләр бәйрәме.
2. Изге теләк бар бүләкләрдән дә кадерле.
3. Балаларны кечкенәдән олыларны хөрмәт итәргә, үз телебезне онытмаска, Ватанны яратырга кирәк дип тәрбиялибез.
4. Бу көнне якыннарым янында үткәрәм.
5. Минемчә бу көн бары тик армия сафларында хезмәт итүче һәм иткән ир егетләргә генә кагыла. Егетләр көне аерым билгеләнә.
6. Юк, бер дә үкенмим, мин бүгенге тормышыма шөкер итеп яшим.
7. Хәзер бит ир-ат яки хатын-кыз эше дигән төшенчә юк. Күп гүзәл затларыбыз 80-90 % ир-атлар эшен рәхәтләнеп башкара. Үзем идәнен дә, савыт-сабасын да юам. Яратам, яратмыйм дип торганым юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Молодцы егетлэр!!!
0
0
0
0
Хатыннарның эшен яратмаучылар бар икән
0
0