Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

22 яшьлек егет газ исе белән агуланган

Казанда газ белән агулануның чираттагы очрагы теркәлде.

Болотников урамындагы 13А номерлы йорттан №7 шәһәр хастаханәсенә 22 яшьлек егетне китергәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Жилинспекциясендә сөйләделәр.

"Казаньгоргаза" белгечләре фатирны тикшергәннәр һәм типик хокук бозуларны ачыклаганнар. Керү ишеге – герметик, тәрәзәләрдә – газ су җылыткычы эше вакытында ачылмаган пластик пыяла пакетлар. Шуның аркасында бинада саф һава агымы булмаган, һәм вентиляциядә тарту бары тик ачык тәрәзәләр каршында гына барлыкка килгән.

Подъездда газ белән тәэмин итүне вакытлыча сүндерделәр. Аны идарәче компания төтен һәм вентиляция каналларын тикшерү актын биргәннән соң торгызачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев