Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

21 яшьлек егетнең 512837 сум акчасын урлаганнар

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Шуларның 20се – шәһәрдә, 10ысы районда булган. 11 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 талау, 9 урлау, 16 мошенниклык, корал табу буенча 2 очрак теркәлгән.

▶ Татарстан урамындагы йорт фатирында яшәүче 79 яшьлек ирнең суыткычыннан ашамлыклар урланган. Шул ук көнне шул ук йортның икенче фатирында яшәүче 66 яшьлек ирнең суыткычыннан ашамлыкларын һәм 30 мең сум акчасын урлап чыкканнар. Әлеге җинаятьләр буенча 47 яшьлек ир шик астына алынган.

▶ Билгесез зат, «Авито» интернет-сайты һәм «Телеграмм» мессенджеры аша, квадрокоптер сатуны ялган сәбәп итеп китереп, Яшел Үзәндә яшәүче 21 яшьлек егетнең 512837 сум акчасын урлаган.

▶ Ачыкланмаган шәхесләр «Телеграмм» мессенджеры һәм төрле сайтлар аша, криптовалютадан өстәмә табыш алу сылтавы белән, Яшел Үзәндә яшәүче 37 яшьлек ирнең 364995 сум акчасын үзләштергән.

▶ Васильево бистәсенең Ленин урамында яшәүче 64 яшьлек ирнең йортында 5,45 мм калибрлы 17 патрон һәм 9 мм калибрлы 1 патрон табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев