2026 елда Татарстанда урман торгызуны финанслау 1,5 тапкыр артачак
2025 елда Татарстанда барлыгы 5335 гектар мәйданда урман торгызылган һәм утыртылган.
Бу эшләрнең күп өлеше «Экологик иминлек» дәүләт проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты чикләрендә башкарылган. Моны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Төбәктә 2800 гектар мәйданда урманнар торгызылган, аларның 1600 гектары дәүләт проекты кысаларында торгызылган. Шулай ук 2002 гектар мәйданда башка төркемгә кергән җирләрдә саклагыч урман полосасы утыртылган. Әлеге күрсәткеч планнан 102 процент булды. Моннан тыш, 533 гектар мәйданда компенсацион урман торгызу һәм яшелләндерү эшләре башкарылган.
«Без дәүләт проектының барлык күрсәткечләренә дә ирештек. Киселгән һәм корып беткән урманнар мәйданына карата торгызылган урманнар мәйданы 150 процент тәшкил итте, бу планлаштырылган күрсәткечтән шактый югары. Ел дәвамында урман төп агач төрләренең 12 тоннадан артык орлыгы әзерләнде», – дип белдерә ведомство министры Равил Кузюров.
Шулай ук ул урман питомниклары эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. 2025 елда 51 урман питомнигында һәм Татарстанның Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32,6 млн орлык һәм үсенте, шул исәптән, 27,5 млн ылыслы һәм 5,1 млн яфраклы төр үстерелгән.
Ел нәтиҗәләре буенча, 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культуралары урман фонды җирләре исәбенә рәсми рәвештә күчерелгән.
«2025 елда урман янгыннарын булдырмау – зур уңыш. Бу нәтиҗәгә Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыклары һәм муниципаль органнар хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы ярдәмендә ирештек», – дип өстәде министр.
2026 елда Татарстанның урман хуҗалыгы төбәк проектын тормышка ашыру өчен 160,8 млн сум акча бүленәчәк, бу 2025 ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк. Акчалар урман торгызу, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман орлыкчылыгы объектларын карау, шулай ук урман культураларын һәм урман янгыннарына каршы техника сатып алуга юнәлдерелергә тиеш.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев