Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2026 елда Казан укучылары өчен БДИ һәм ОГЭ даталары расланды

Киләсе елда БДИ чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак, ә тугызынчы сыйныф укучылары өчен ОГЭ 2 июньнән 6 июльгә кадәр булачак.

Фото: редакция архивыннан

Беренче имтиханнар, тарих, әдәбият һәм химия, 1 июньдә узачак. Рус теле – 4 июнь, ә математика (база һәм профиль дәрәҗәләре) – 8 июнь. Җәмгыять белеме һәм физика 11 июньгә, чит телләрнең язма өлеше 15 июньгә билгеләнгән. Чит телләрнең һәм информатиканың телдән өлеше 18 һәм 19 июньгә планлаштырылган.

Шулай ук БДИның резерв көннәре расписаниесе дә билгеле булды, аларны 22 июньнән 25 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш сыйныф укучысының сайлау буенча бер предметны яңадан тапшыру көннәре булачак, бу югары уку йортына керү өчен йомгаклау баллына йогынты ясарга мөмкин. 29 июньдә математикадан, 2 июль рус теленнән, 3 һәм 6 июль рус теленнән һәм математикадан башка барлык уку предметлары өчен резерв көннәр буларак билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев