2026 елда Фитр-сәдакасының күләме нинди һәм аны акчалата бирергә ярыймы?
Фитр-сәдака Шәригать буенча бер саа (гарәпчә сыеклык һәм вак-төяк әйберләр күләмен үлчәү берәмеге – Т.-и. иск.) күләмендә түләнә, бу якынча өч литрга тигез.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Алар нигездә хөрмә белән биргәннәр, һәм аларның «саа» дип аталган үлчәве булган. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, бу якынча өч литрлы банка», – диде имам.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу процедураны гадиләштерә, фитр-сәдаканы акчалата эквивалентка күчерә.
«Әйтик, мин фитр-сәдака бирергә тиеш, ләкин хәзер барып әлеге хөрмәне сатып аласым килми. Шунда исәпләү бара: ә бу ничә сум була? Шулай итеп, хөрмә белән өч литрлы банка – тегенче сум, бодай белән – тегенче сум. Без инде акчалата мохтаҗ кешегә бирә алабыз, һәм шуның белән ул да шатланыр, без дә шатланырбыз», – дип өстәде хәзрәт.
Искәртеп узабыз, 2026 елда ТР Диния нәзарәте фитр-сәдаканы көмеш буенча нисабка ия булган мөселманнар өчен (120 мең сум) 200 сум, алтын буенча нисабка ия булучылар өчен (940 мең сум) 1200 сум күләмендә билгеләде. Бу сәдаканы Ураза бәйрәме көнендә бәйрәм намазына кадәр түләргә кирәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев