2025 елда татарстанлылар җил чәчәге белән еш авырган
2025 елда татарстанлылар җил чәчәге белән ешрак, ә кызамык (корь) белән сирәгрәк чирләгән.
Марина ПатяшинаФото: © Роман Баданов / «Татар-информ»
2025 елда Татарстанда җил чәчәге (ветрянка) белән авыручылар саны арткан, ә кызамык (корь) очраклары кимегән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе алдыннан ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Без кызылча белән авыруның — 4 тапкырга, ә бума ютәл (коклюш) 14 тапкырга кимүен күрәбез. Быел безгә энтеровирус инфекциясенә, этиологиясе ачыкланмаган кискен эчәк инфекциясенә, шулай ук җил чәчәгенә игътибар итәргә кирәк. Бу инфекцияләр буенча 2025 елда үсеш күзәтелә», – дип белдерде Патяшина.
Үткән елда республикада барлыгы 680 мең йогышлы чир очрагы теркәлгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев