2 февральдә барлык белем бирү учреждениеләре гадәти режимда эшләячәк
Яшәеш

2 февральдә барлык белем бирү учреждениеләре гадәти режимда эшләячәк

Җәяү барып җитәрлек арада яшәүче балалар мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына гадәти расписание буенча киләләр.

Еракта яшәүчеләр һәм килеп җитә алмаган очракта, бу хакта укытучыларга хәбәр итүегезне сорыйбыз —  өй эшләре биреләчәк.

Хәзерге вакытта районның коммуналь хезмәтләре, шул исәптән азык-төлек китерү өчен, подъезд юлларын кардан чистарту эшләрен дәвам итә.

Хөрмәтле әти-әниләр, учреждениеләр территорияләрен кардан чистартуда күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Бу чыннан да бик мөһим.

Бергә булсак — барысын да булдырабыз!


Нет комментариев