Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2 автомобиль һәм 4 нәселле үгез: Яшел Үзәндә Сабантуйның төп приз фонды билгеләнде

«Сабантуй – хезмәтчәннәр бәйрәме» – без быел сабан туен шундый девиз астында үткәрергә булдык.

Элегрәк Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткәнчә, милли традицияләргә зур игътибар биреләчәк. Болар – «Минем балачак авылым», «Халык җыры – бәйрәмнең йөрәге» яңа локацияләре, татар халык ашлары һәм камыр ризыклары белән гастроурам, мастер-класслар һәм уеннар. Приз фонды – көрәш һәм чәчү буенча абсолют батыр-2025 өчен 2 автомобиль. Быел балалар Сабантуеның яшь абсолют батыры өчен махсус приз булдырдык – тәкә. Моннан тыш, миллион сумлык 4 нәселле үгез дә хуҗаларын табачак.

Һәм бу без бүген хезмәттәшләр белән обход вакытында фикер алышкан сюрпризларның бер өлеше генә.

Яшел Үзәндә Сабантуй 7 июньдә узачак – бу көнгә берни дә планлаштырмагыз, барыгызны да Мирный микрорайонында төп Мәйданда көтәбез, керү "Каенлык" паркы ягыннан.

Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев