18нче лицейда «Дус сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды
Яшәеш

18нче лицейда «Дус сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

Бүген Ломоносов исемендәге 18нче күп профильле лицейда «Дус сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бу бәйге — ата-аналар комитетларының бердәмлеген, иҗади куәтен һәм мәктәп белән гаилә арасындагы тыгыз элемтәне күрсәтүче зур вакыйга.

Биредә катнашкан 8 мәктәп арасында иң югары нәтиҗәне күрсәтеп, Гран-прига 5нче гимназия лаек булды!

Гран-при яулаган 5нче гимназиянең 6 В сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Сәләхова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты:

- «Бу җиңү — безнең сыйныфның гына түгел, әти-әниләребезнең дә бердәм булу нәтиҗәсе. Без бер команда булып эшләдек, бер-беребезгә терәк булдык», — диде ул.

Чыннан да, бердәм булганда гына шундый зур үрләргә ирешеп була!

Зөлфирә ханымны һәм аның искиткеч командасын чын күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев