Шуларның 11е ялган булган. 3 янгын очрагы теркәлгән.
Васильевоның Лагерная урамындагы йорт фатирында, якынча фаразлауларга караганда, көнкүреш электр җиһазыннан файдаланганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсен үтәмәүдән кер юу машинасына ут капкан. Нәтиҗәдә, машина янып, стеналарга зыян килгән.
Фрунзе урамындагы йорт фатирында, якынча ясалган нәтиҗәләр буенча, газ җиһазыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәүдән ут чыгып, кухняда тәрәзәгә һәм обойга зыян салынган.
Васильевоның «Заря» бакчачылык җәмгыятендәге Садовая урамында бакча өендә дә утның электр җиһазыннан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, өйнең ярты метрына зыян килгән.
Нет комментариев