13нче августка һава торышы
Яшәеш

13нче августка һава торышы

Бүген аязучан болытлы һава торышы булачак.

Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Аерым районнарда яшен, боз булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр көчәячәк.

Яшел Үзән районында төнлә һава температурасы +14...+17˚, көндез +20...+23˚ градус булачак.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»


Нет комментариев