Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

10 сыйныф укучысы укытучысын кыйнаган

Мәскәү мәктәпләренең берсендә 12 ноябрьдә 10нчы сыйныф укучысы педагогка һөҗүм иткән.

Фото: редакция архивыннан

Укытучыны хастаханәгә салганнар.

Тәнәфес вакытында яшүсмер укытучының сыйныфтан чыгуын көткән. Ул, сорамыйча гына, өстәл өстеннән бер өем дәфтәрне алып, үзенең портфеленә салган. Укытучы кабинетка кайтып, дәфтәрләр югалуын күргәч, аларны кире кайтаруны таләп иткән.

«Шуңа җавап итеп, укучы хатын-кызның башына сугып кыйный башлаган. Укытучы хастаханәгә озатылган», – диелә «Московское образование» телеграм-каналында.

Укучының үз-үзен тотышы әхлак һәм закон нормаларына каршы килә, диелә хәбәрдә.

«Хокук саклау органнары җәлеп ителгән, мәктәптә тикшерү үткәрелә», – дип хәбәр итәләр башкаланың Мәгариф департаментында.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев