10 яшьлек малай урманда ике аягын сындырган әтисен коткарган
***
Башкортстанда урманда авариягә очрагач, әтисен коткарган 10 яшьлек малайны бүләкләделәр. Әтиле-уллы алар квадроциклда урман буйлап йөри. Шул вакытта техника әйләнеп каплана, әти кеше аста кала.
Ир-ат квадроцикл астыннан чыга, тик ике аягы да сынуын ачыклана, ул йөри алмый. Бу урында мобиль элемтә эшләми, ярдәм чакырып булмый.
Экстремаль шартларда малай паникага бирелми. Ул урманда лагерь ясый, төн буе әтисе белән утыра, аңа туңарга бирми. Иртән малай ярдәм эзләп китә.
«Урманда элемтә юк иде, мин шалтырата алмадым, шуңа күрә якындагы авылга киттем. Әнигә шалтыраттым, ул МЧС чакырды. Мин квадроциклда машина артыннан бардым», – ди Сергей исемле бу малай.
Сережаның уйлап эшләгән гамәлләре аркасында әтисен коткаралар, хастаханәгә илтәләр.
Район администрациясе аның гамәлләрен чын батырлык үрнәге дип бәяләгән.
Фото: соц.челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев