Шуларның 546сы – шәһәрдә, 379ы районда булган.
355 кешене госпитализацияләгәннәр: 275е – шәһәрдән, 810ы – районнан.
Гагарин урамында танышы кыйнаган 29 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Ул дәваханәгә барудан баш тарткан.
Почта урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән һәм селкенгән 34 яшьлек ир-атка медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Столичная урамындагы йортта өстенә шкаф ауган, нәтиҗәдә умыртка сөяге сынган 17 яшьлек яшүсмергә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.
Песчаная урамында 11 яшьлек малайны эт тешләгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Нет комментариев