Зинһар сак булыгыз!
Бу мошенниклардан ничекләр генә котылырга икән, аптыраш.
Хәтта авыл җирлегенә дә кул суза башладылар бит.
Мамадыш-Әкилдән идем әле. Безнең авылда олы яшьтәге әбигә шалтыратып, туганың авариягә очрады дип, фәлән сумма акча сораганнар. Бирәм дигәч, кайтканнар. Әле дә ярый машина номерын сизгер авылдашлары язып алып, тиешле урынга шалтыраткан. Кырыкалдарларны тотканнар дип ишеттем. Менә шул, авыл җире дип тормыйлар, ерак юлларны якын итеп, кайтып та җитәләр икән.
Зинһар, сак булыгыз, өлкән яшьтәге туганнарыгызга яхшылап аңлатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев