«Йөзгә җиткерсәгез, бала тудыру йорты булачак!»
Норлат җирлегенә 8 авыл кереп, аларда барлыгы 3 меңнән артык кеше яши. 2021 елда нибары 30 бала туган.
Норлат җирлеге талантларга, иҗат кешеләренә бай як. Алар моны авыл җирлегенең хисап сессиясе узган көндә тагын бер тапкыр раслады.
Сессия алдыннан Норлат мәдәният йорты җыр-биюләрдән шаулап-гөрләп торды. Ә инде норлатлыларның оста куллары иҗат иткән төрле эшләнмәләр күргәзмәсе аерым игътибарга лаек булды. Эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне заманча дәрәҗәдә кунакларга тәкъдим итте. Моны Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев та югары бәяләде. Һәрберсе белән сөйләшеп, киңәшләрен бирде. Чөнки җирлек хәзер, нигездә, шундый эшлеклеләр кулында.
Күңелле очрашудан соң сессиянең төп эше башланды. Анда район башлыгы Михаил
Афанасьев, Яшел Үзән шәһәре прокуроры Сергей Егоров, районның мөһим хезмәтләре җитәкчеләре, җирле депутатлар һәм яшәүчеләр катнашты. Җыелучылар, беренче чиратта, җирлек башлыгының хисабын игътибар белән тыңлады.
– 2021 елда авыл җирлеге куелган бурычларны уңышлы үтәү, гражданнар сорауларын һәм проблемаларын хәл итү буенча эш алып барды. Алар, нигездә, халыкның үзсалым акчасы һәм республика программалары исәбенә башкарылды, – дип сүзен башлады Илдус Саттаров. – Боларга торак пунктларны төзекләндерү, шул исәптән юлларга вак таш салу, ремонтлау, асфальт җәю, санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару һәм башка бик күп эшләр керде.
Башлык сөйләвенчә, биредә үзсалым һәр кешедән 500әр сум билгеләнеп, ул 558 мең сум, ягъни 65 процент дәрәҗәсендә җыелган.
Былтыр ике урамда республика программасы буенча тротуар салганнар. Сүз уңаенда, башлык, җирлекне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде. Бигрәк тә Татар Исламы авылында Изге Касыйм чишмәсен торгызуга Фәрит Зыятдинов, Илгиз Хәйруллин, Рамил Миргалиевның ярдәме зур булган. Әмма, бар да ал да гөл түгел, әйтик, яз җитүгә чүп-чар контейнерлары тирәсенә яшәүчеләр агач ботакларын, төзелеш материалларын чыгарып ташлый, нәтиҗәдә, аны акча түләп җыйдыртырга туры килә. Бу халык үзе тудырган проблема.
Норлат җирлегенең агымдагы елга планнары зурдан. Эшләр һәр торак пункт буенча җыелган үзсалым акчасы күләменә карап планлаштырылган.
(Язманы тулысынча газетабызның 10нчы санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев