«Ышаныч» төркеме Бакырчы авылы клубында хәйрия концерты үткәрде
Төркем җитәкчесе моңлы тавышлы җырчы Әлфирә Азизова үз кулы астына чын талант ияләрен җыйган.
- Нәфис сүз остасы Әлфия апа Хәлиуллина концерт программасын матур, эчтәлекле шигырьләр белән алып барды. Гармунчылар абыйлы-энеле Камил һәм Фәрит Хәлиуллиннар, Казан шәһәреннән Дамир Гыйсмәтов, Балтач районы Яңгул авылыннан Рүзилә Габдрахманова үзләре баянда, тальян гармунда уйнап, җырлап, халыкны таң калдырды.
Матур чыгышларыгыз өчен, сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Башлаган изге эшегез дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз, – дип сөйли Бакырчы авылы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев