Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшьлек мәхәббәте сүнми дә, сүрелми дә

Норлатта яшәүче Рафаил белән Гөлшат Хәбировлар матур гомер кичергән парларның берсе. Аларның язмышларын уртак бәйләгән көннән соң 40 ел гомер үтеп киткән.

Яшьлектә туган беренче мәхәббәт бүген дә гөрләп чәчәк ата. Беренче очрашулары турында Гөлшат ханым хәзер дә дулкыннанып сөйли. «Мин Норлат мәктәбендә IX сыйныфта укый идем. Без Күгеш һәм Айдар авылларыннан 20 кыз Норлатка йөреп укыдык. Бер көнне Күгәй юлында ике егет мотоциклга утыртып безне Күгешкә алып кайтты. Егетләрнең берсе Хәбиров Рафаил иде. Ул мине капка төбенә кадәр озатып куйды. Шулай дуслашып киттек, очраша башладык, күңелләрдә беренче саф хисләр туды. Мин Айдар авылында күп балалы гаиләдә туып үстем, кечкенә сеңелләремә һәм энеләремә үрнәк апа булырга тырыштым. Барыбыз да эшләп үстек, авыр хезмәттән курыкмадык».

Урта мәктәпне тәмамлагач, Гөлшат Күгеш клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый, Алабуга мәдәни агарту училищесында читтән торып белем ала.
1981 елның 21 февралендә Рафаил белән Гөлшатның туйлары гөрли, кыз Норлатка килен булып төшә. Ул 30 ел буена Норлат «Сбербанк» бүлегендә кассир, ә Рафаил Норлатның төрле оешмаларында шофер булып эшләде.

Гөлшат беләр Рафаил бер-беренә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләләр, үрнәк булырдай балалар тәрбияләделәр. Аларның мәхәббәт җимешләре – кызлары Гүзәл, уллары Рөстәм. Икесе дә искиткеч акыллы, тыйнак, сабыр, кешелекле. матур гаилә корып, балалар үстерәләр, эшләрендә зур уңышларга ирештеләр.

Гөлшат белән Рафаил төс-битләре белән дә, холыклары белән дә шул кадәр охшашканнар, бертуганнар диярсең. Икесе дә көләч йөзле, кара бөдрә чәчле, сабыр, тыйнак, йомшак телле, мәрхәмәтле. Тормышның нинди генә авырлыклары булса да, алар беркайчан да бирешмәделәр, намуслы хезмәт юлы үттеләр, халыкның хөрмәтен яуладылар. Бер-беренә булган җылы хисләре олыгайгач та югалмаган, арткан һәм ныгыган гына. Гөлшат Норлат «Ак калфак», «Яшь йөрәкләр» оешмалары әгъзасы. Үзешчән сәнгатьтә, спортта, җәмгыять эшләрендә актив катнаша, бик эчтәлекле шигырләр яза.
Иңне-иңгә куеп, 40 ел тату гомер кичергән авылдашларыбызга киләчәктә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп озак еллар гомер итүләрен телибез.

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Рубин туегызга җиттегез!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез!

Роза Ягудина. Норлат

Язма һәм фото «ЯҮ» архивыннан, 2021 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев