Хәтер шәме — батырлар истәлегенә: Бишнә авылында «Хәтер шәме» акциясе узды
Ел саен илебез күләмендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үткәрелә. Бу мөһим чарада Бишнә авылы халкы да актив катнаша.
- Быел да яшьләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен бергә җыелдылар. Катнашучылар хәтер шәмнәре кабызып, Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен биргән батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
«Хәтер шәме» акциясе — ул үткәннәрне барлау гына түгел, ә яшь буынга батырлык, ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер кыйммәтләрен җиткерү дә. Без сугыш кырларында башларын салган геройларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел.
Хәтер яши икән — батырлар да күңелләрдә мәңге яшәячәк. Без бу турыда онытмаска тиеш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев