Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең зона этабы Тәтеш районында узды

Бәйгенең максаты халыкның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм популярлаштыру, торгызу, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыру.

Яшел Үзән муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия укытучысы Диләрә Маматалиева район данын яклап катнашты. 

Беренче чиратта катнашучы кызлар кастинг үттеләр. 

Зона этабында Апас, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән районнары катнашты. 

Төп сынаулар арасында дефиле, интеллектуаль бәйге, аш-су, кул эшләре бәйгесе һәм иҗади чыгыш булды.  Һәрберсе осталыкларын күрсәтте һәм жюри тарафыннан бәяләнде. Әлеге чара зур тантаналы бәйрәм рәвешендә уздырылды. Районыбыз укытучысы Диләрә Маматалиева зона этабында призер булды. Аңа алга таба уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев