Халыкара кошлар көне: Татар Танаенда балалар өчен кызыклы чара узды
1 апрель — Халыкара кошлар көне. Татар Танае мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен экологик викторина һәм рәсем конкурсы узды.
Канатлы дусларыбыз — табигать бизәге!
1 апрель — Халыкара кошлар көне! Бу көнне дөньяның барлык илләрендә табигатьне саклау һәм канатлы дусларыбызга игътибарны юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Җир шарында кошларның 8600дән артык төре бар — аларны урманда да, басуда да, елга буенда да очратырга мөмкин. Кошларның барлык төрен күреп чыгу өчен хәтта кеше гомере дә җитмәс иде!
Шушы истәлекле көн уңаеннан Татар Танае мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен бик кызыклы чара узды.
Программада:
Балалар үзләренең яраткан кошларын зур мәхәббәт белән рәсемгә төшерделәр.
Укучылар өчен мавыктыргыч экологик викторина оештырылды.
Чара ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды. Балалар кошларның кеше тормышында никадәр зур роль уйнавын тагын бир кат аңладылар һәм табигатьне сакларга кирәклеген искә төшерделәр.
Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев