Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халыкара Гаилә көне уңаеннан Күгәй авылында «Бәхетле гаилә» дигән рәсем конкурсы оештырылды

15 май – Халыкара Гаилә көне. Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.

Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Күгәй авылында да бу мөһим дата игътибарсыз калмады – биредә «Бәхетле гаилә» исемле рәсем конкурсы оештырылды.

«Бәхетле гаилә» рәсем конкурсының төп максаты – балаларда гаилә кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм гаилә бәхетенең мөһимлеген күрсәтү. Конкурста катнашучылар үз гаиләләренең иң матур мизгелләрен, бергә уздырган шатлыклы вакытларын акбур белән асфальтка төшерделәр.

Балаларның һәрбер әсәрендә үзенчәлекле дөнья, әти-әниләргә, туганнарга мәхәббәт, уртак вакытларның бәхете чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев