Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хаҗиевлар гаиләсе: «Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый»

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең чираттагы геройлары - Хаҗиевлар гаиләсе.

Хаҗиевлар гаиләсе

Аларны рәхимсез сугыш балалык рәхәтеннән бөтенләй мәхрүм иткән дисәк тә, ялгышмам, икесе дә – сугыш чоры балалары. Халидә апаның әтисе хәбәрсез югала. Риф абыйныкы кайтса да, сугыштан алган яраларыннан озак яши алмый. «Әтисезлек нык сиздерде шул. Безнең балачак әтиле малайларга кызыгып үтте», – дип күз яшьләрен сөртә алар. Риф абый белән Халидә апа 62 ел гомер кичерә. Өч ул үстерәләр. Үтә тыйнаклыклары, эшчән һәм гади булулары балаларына да бирелгән: хезмәт сөючәннәр, пөхтә һәм тәртип­леләр. «Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бик бәхетле. Ә моңа ирешү өчен күпме сабырлык кирәк, анысын үзебез генә беләбез. Иң мөһиме – бер-береңне аңлап, юл куеп яшәү», – ди алар.

Әйе, Һәр гаиләнең үз тарихы, үз дөньясы, үз сере. Ярату һәм тугрылык кына бер-берсенекенә охшаш.
Өч сәгать дәвамында бу гаиләләр үзләренең яшәешләре белән таныштырып, авылдашларыбыз­ны, кайткан кунакларны сокландырды, рәхәтләнеп ял иттерде, тату гаиләнең серенә төшендерде.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев, кешелекнең гомер буе эзләгән бәхет нидә, дигән соравына менә шундый гаиләләр мисалында җавап табарга мөмкин булуын әйтте. Һәм барчасына бәхет, балалар, оныклар куанычы теләде, рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды. Район ЗАГС идарәсе бүлегеннән килгән рәхмәт хатын да укып, күчтәнәчләрен бирде.

Бу көнне сәхнә түрендәге юбилярларны котлаучылар күп булды. Бәйрәм чарасы матур җыр­лар, дәртле биюләр белән музыкаль бизәлештә үрелеп барды. Мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул.
Үзенең чыгышында «ТНВ» каналында оештыручы, сәнгать җитәкчесе вазифасын башкаручы Венера Хәкимова парлыларга карап соклануын белдерде, телевидениедән күрсәтерлек затлы, искиткеч зур чараны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә хөрмәтем зур, диде.

Мулла Илендә үрнәк итеп куярлык гаиләләр бик күп. Алар катнашында бәйрәмнәр уздыру, яшьләребездә гаилә кыйммәтләренә, милли традицияләргә хөрмәт тәрбияләү – безнең максатыбыз. Гаиләләр нык булганда, милләтебез дә, җәмгыятебез дә көчле булыр. Бәйрәмебездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, төпле киңәшләрен биргән авылдашларыбызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Тигезлектә, балаларыгызның рәхәтен күреп, озак еллар бәхеттә, мәхәббәттә яшәргә язсын!

Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев