Ватанны саклаучылар көнендә Норлаттагы «Өмет» волонтёрлар оешмасына ике шатлыклы хәбәр килеп ирешкән
Берсе – Бакырчы авылы егете Нияз Хафизовтан (1234нче полктан), икенчесе – ДНРда хезмәт итүче солдатлардан.
Узган атнада җибәрелгән гуманитар ярдәм адресатларына барып җиткән. Фронт сызыгындагы егетләр ярдәм өчен ихлас рәхмәтләрен җиткергән. Волонтёрлар өчен бу хәбәр – башкарылган эшләренең кирәкле һәм вакытлы булуына дәлил.
– Без җибәргән гуманитар ярдәмнең урынга барып җитүе – зур куаныч. Хезмәтебез белән солдатларыбызга аз гына булса да ярдәм итә алсак, шул безне шатландыра, – ди штаб җитәкчесе Роза Ягудина. – Бәйрәм көне булуга карамастан, волонтёрлар ял итмәде. Өйләрендә дә кул кушырып утырмыйлар: җылы солдат формалары, плащлар, эчке киемнәр, свитерлар тегәләр. Садыйковлар гаиләсе үлән чәйләре әзерләп, окоп шәмнәре ясады. Болар барысы да алгы сызыктагы хәрбиләргә җылылык һәм рухи терәк булсын өчен эшләнә.
«Өмет» волонтёрлары гуманитар ярдәм җыю, кирәк-ярак туплау, кием-салым әзерләү эшен даими алып бара. Аларның игелекле гамәлләре – чын күңелдән, бернинди мактау көтмичә башкарыла торган хезмәт.
– Ничек шундый мәрхәмәтле кешеләргә сокланмаска? Рәхмәт әйтмичә мөмкин түгел, – ди Роза Ягудина.
Чыннан да, бу кешеләрнең хезмәте, аларның тырышлыгы, бердәмлеге һәм мәрхәмәтлелеге – батыр егетләребезгә ныклы терәк. Игелекле гамәлләр дә Җиңүгә илтә торган юлның бер өлеше бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев