Ватан сакчыларыбызны хөрмәтләп искә алабыз
Бүген, Ватан сакчылары көнендә, без хәрби бурычын намус белән үтәүче егетләребезне дә күңел җылысы белән искә алабыз.
Олы Ачасыр авылыннан дүрт батыр егетебез бүген илебез сагында хезмәт итә.
Камил Гайнуллин һәм Ислам Сафиуллин быел язын, Аллаһ боерса, якыннары белән очрашачак. Мәскәү янында хезмәт итүче Илназ Гафиятуллин һәм Эдуард Төхбәтуллин исә көзен туган якларына кайтачак.
Авыл халкы егетләребезнең имин хезмәт итүен теләп, аларга көч-куәт, сәламәтлек һәм Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен теләп җылы сүзләр юллый. Батыр егетләребез, без сезнең белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев